Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Миңнулла Чинкин барельефын ачу тантанасы узды

Җиңел атлетика буенча РСФСРның атказанган тренеры Миңнулла Чинкин хөрмәтенә барельеф ачылды.

Аңа 87 яшь тулган булыр иде. Минулла Чинкин  Чаллыда һәм Әлмәттә җиңел атлетика мәктәбенә нигез салучы. Ул озак еллар “КАМАЗ” спорт клубында, “Яр Чаллы” Олимпия резервлары балалар-яшьләр мәктәбендә тренер булып эшләде. 1983-1989 елларда марафон йөгерүе буенча СССР җыелма командасының тренеры булды. Бик күп спортчылар тәрбияләде. Алар арасында  Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова да бар. Барельеф “Яр Чаллы” спорт мәктәбе территориясендә урнашкан. Аны ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев,  физкультура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов, 29нчы Олимпия уеннары чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова да бар иде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев