Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Минзәләдән Данил Новиков “Ты супер” телешоу да ярым финалга чыкты

Якшәмбе көнне НТВ каналында «Ты супер» телешоу да Минзәләдән Данила Новиков чыгыш ясады.

Данила вокал белән беренче сыйныфтан мәктәп түгәрәгендә шөгыльләнә, ә ике ел элек вокал һәм баян классы буенча музыка мәктәбенә укырга керә. Киләчәктә ул профессиональ артист булырга хыяллана. Данилны әбисе тәрбияли һәм ул аңа мавшина бүләк итәргә тели. 

Данила инде ике тапкыр Игорь Крутой җитәкчелегендә "Добрая волна" фестивалендә чыгыш ясады һәм ике тапкыр  төрле номинацияләрдә җиңүче булды. Әмма җиңү аның максаты түгел. Малай башкаларның ничек чыгыш ясауларын, яңалыкларны белергә һәм яңа дуслар табарга теләвен белдерә.

“Иң мөһиме, мин белгәннең барысын да күрсәтергә телим, мине бөтен ил белсен", — дип үз хыялы белән уртаклашты Данила Новиков.

"Ты супер!"- катлаулы язмышлы балалар, алар, бернигә карамастан, зур теләк белән хыялланып, тормышларын үзгәртә алыналар. Шуңа күрә проект сәхнәсендә чыгыш  ясау гына түгел, ә чын вакыйга, аның артында яшь йолдызлар тарихы.

Чыганак: Минзәлә 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев