Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мироновка сораулар юк

«Адымнар» полилингваль мәктәбе төзелешен караганда мэр Наил Мәһдиев хакимият бинасында уткән тентүгә карата мөнәсәбәтен белдерде.

 Мәгълүм булганча, кичә җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсендә  Тикшерү комитеты хезмәткәрләре эшләде. Кайбер матбугат чараларында мэр кабинетында да тикшерүләр бара , дип язып чыктылар. Наил Мәһдиев бүген моны кире какты. Үзе командировкада булса да, аның эш кабинетына тикшерүчеләр кермәгән. Бу вакыйгалар эшмәкәр Алексей Мироновка бәйле тикшеру эшләре алып барылу белән бәйле, дип фаразлана. Тикшерү органнарының тиешле чаралар үткәрергә тулы хокукы бар, диде мэр. Ул шулай ук Алексей Мироновка сораулар юк, ди. Хәтерегездә булса, ул ике ел элек ук законсыз алган 50 гектар мәйданны кире кайтарды, без ул урыннарда хәзер халыкка иң кирәкле социаль обьектлар төзибез,- диде Наил Мәһдиев.

Фото:http://nabchelny.ru/news/43201

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев