Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәпләрдә 2021 елга кадәр чикләүләр керттеләр

Россия мәктәпләрендә 2020 ел ахырына кадәр күмәк чаралар уздыруны тыйдылар. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән ТАСС хәбәр итә

Аның сүзләренчә, мондый чаралар 2021 елның 1 гыйнварына кадәр тыелган.

«Билгеле төзәтмәләр булачак, әмма алар белем бирү процессында берничек тә чагылыш тапмаячак», — дип өстәде министр.

Моннан тыш, Россия мәгариф министры яңа уку елында укучыларның мәктәпкә йөреп укыячакларын әйтте. Балалар мәктәптә укысын өчен, бөтен ил буенча уку йортларында капиталь ремонт һәм дезинфекция үткәрелә.

«Мәгариф министрлыгы пандемия шартларында уку процессын оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәләр үткәрә», — диде Сергей Кравцов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X