Мәктәпләрдә яңа ел бәйрәмнәрен уздырмаска мөмкиннәр
Элегрәк ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр ителгәнчә, Татарстанда яңа ел чыршыларын гамәлдән чыгару планлаштырылмый.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина Татарстанның балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә яңа ел тамашаларын гамәлдән чыгаруны юллады. Аның сүзләренә караганда, мондый карар декабрь ахырына кабул ителәчәк.
"Профилактика чаралары үзгәрми, без өстәмә берни дә кертмибез. Балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә төркем изоляциясе саклана, ягъни администрация карары буенча яңа ел чаралары үткәрелсә, Яңа ел чаралары үткәрелә... Әмма декабрь ахырына чаралар нинди форматта үткәреләчәге аңлашылачак", - диде Авдонина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев