Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәүлид ае башланды!

Мәүлид ае ни белән истәлекле, беләсезме?

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим. Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү! Мөхтәрәм дин кардәшләрем, кадерле милләттәшләрем! Бүген рабигыль-әүвәл ае башланды. Бу ай бөтен галәмнәргә иң соңгы һәм иң өстен Илче буларак җибәрелгән, Аллаһының рәхмәте булып килгән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ туган көнен билгеләүче Мәүлид ән-Нәби белән истәлекле. Шуңа күрә башкача аны Мәүлид ае дип тә йөртәләр. Рәсүлебезнең ﷺ туган көне яки мәүлиде Рабигыль-әүвәл аеның 11-еннән 12-сенә каршы киченә, ягъни 28-нче октябрьнең киченә туры килә. Элек-электән Мәүлид уңаеннан безнең бабаларыбыз бергә җыелып, дога укыганнар, салаватлар, мөнәҗәтләр һәм касыйдәләр әйткәннәр. Ышанычлы хәдистә: “Кем бер тапкыр миңа салават әйтсә, Аллаһы аңа рәхмәтен ун тапкыр күбрәк белдерер” , – дип әйтелә. Мин сезне Мәүлид ае дәвамында Рәсүлебезгә ﷺ мактаулар әйтергә чакырам. Сөекле Рәсүлебез ﷺ, кырык яшенә җитеп, пәйгамбәрлек һәм шәригать иңдерелгәнче үк, үзендә гадәттән тыш изгелек билгеләрен күрсәткән. “Аллаһы ничек кушкан булса, шулай тугрылыклы бул!” дигән Аллаһы әмеренә тулысынча ияреп, ул гомере буе дөреслек һәм гаделлекнең тере мисалы була. Ни гаҗәеп: кеше кешене хөрмәт итмәгән, кеше кешегә ышанмаган бер дәвердә аңа һәркем ышанган һәм хөрмәт иткән. Аның тиңсез әхлагын һәм югары абруен раслап, аңа “Мөхәммәд Әмин”, ягъни “ышанычлы Мөхәммәд”, дип эндәшкәннәр. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ дөньяга килүе - үзе зур вакыйга һәм мөселманнар өчен Аллаһының рәхмәте. Ул үзенең туган көнен билгеләп үткәнме соң? Мөхәммәднең ﷺ хәдисеннән билгеле булганча, ул: «Дүшәмбе - минем туган көнем, шуңа күрә бу көнне ураза тотам», – дип әйтә торган булган. Шуңа күрә элек-электән бу көнне безнең бабаларыбыз да бергә җыелып, дога укыганнар, салаватлар, мөнәҗәтләр һәм касыйдәләр әйткәннәр. Ышанычлы хәдистә: “Кем бер тапкыр миңа салават әйтсә, Аллаһы аңа рәхмәтен ун тапкыр күбрәк белдерер” , – дип әйтелә. Әнә шул рәвешле, мин дә сезне, хөрмәтле дин кардәшләр, Мәүлид ае дәвамында Рәсүлебезгә ﷺ мактаулар әйтергә, үзебезнең холык-гамәлләребездә аңа охшарга омтылырга чакырам. Аллаһы Тәгалә безне Үзенең һәм Пәйгамбәренең ﷺ мәхәббәтенә лаек кылып, дөньяда кылган гыйбадәтләребезне кабул итеп, җәннәттә Рәсүлебез ﷺ белән бергә булырга насыйп итсә иде.Мәүлид ае мөбарәк булсын!
Татарстан Республикасы мөфтие, Камил хәзрәт Сәмигуллин

 

Фото: dumrt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев