Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

М.Мишустин белән Р.Миңнеханов электробуста йөреп карадылар

Бүген РФ Правительство председателе Михаил Мишустин ТР президенты Рөстәм Миңнеханов белән «КАМАЗ» гаммәви акционерлык җәмгыятенең бүлекчәләрендә булдылар.

  Иң баштан алар двигательләр заводында булдылар. Михаил Мишустин двигательләрнең төрле үрнәкләре, шулай ук алдынгы чыгару ысуллары белән танышты. Әйтик, Премьер-министрга Р6 двигателен тәкъдим иттеләр. Бу мотор белән К5 семьялыгына кергән авыр автомобильләр тэмин ителә. 
  Соңыннан кунаклар пассажирлар йөртү электротранспортының яңа төрле моделе белән дә таныштылар. Бу – 2022 елдан гамәлгә керәчәк яңа төрдәге тәбәнәк идәнле электробус.
  Михаил Мишустин белән Рөстәм Миңнеханов электробусның уңайлыгын үзләре үк тикшереп карадылар. Алар электробуска утырып 2019 елда ачылган кабиналар каркасы чыгара торган заводка кадәр бардылар. Кунакларга мондагы барлык процессларның да автоматлаштырылган булуы турында аңлатып үттеләр. Әйтик, биредә 100дән артык робот олы йөкле Mercedes-Benz һәм «КАМАЗ» машиналарының кабиналар каркасларын җитештерү бурычларын үтиләр.
  Моннан тыш Михаил Мишустин автомобильләр заводында һәм КАМАЗның фәнни-техник үзәгендә дә булды. Монда ул яңа төрле техниканың үрнәкләре белән танышты.

Гөлия Ибатуллина.
Фото: «Вести Камаза», «Республика Татарстан».
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар