Моның өчен зур күләмдә штраф каралган
Кешеләрне финанс пирамидаларына җәлеп иткән өчен бер миллион сумга кадәр штраф...
Дәүләт Думасы өченче укылышта шундый закон кабул итте. Законнарда финанс пирамидалары булдыру һәм эшчәнлеге өчен җинаять җаваплылыгы бар иде инде, әмма мошенниклар инвестицион һәм башка законлы эшчәнлек астында маскировкаланып, башка схемаларны куллана башлаганнар.
Әмма «гадәти» пирамидалар да (яңа вкладчыларның акчалары алдагы вкладчыларга процент түләүгә юнәлтелгән очракта) һаман бар. Мәсәлән, Башкортстанда күптән түгел тагын шундый бер оешманы ачыклаганнар.
Яңа закон буенча гражданнарга – 50 мең сумга кадәр, вазифаи затларга һәм эшкуарларга – 100 мең сумга кадәр, юридик затларга 1 млн сумга кадәр штраф кертелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев