Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мопедта барган ике яшүсмерне бәрделәр

Тукай районында “Иволга” бакчачылык ширкате янында мопедта барган ике баланы бәрделәр. Авария алдагы көнне кич сәгать 17.44тә булган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре сүзләренә караганда, Киа Рио машинасы белән идарә иткән 1995 елгы ир-ат куркынычсыз дистанцияне саклап кала алмаган һәм регистрация номерлары да булмаган мопед белән бәрелешкән. Мопед белән 14 яшьлек яшүсмер идарә иткән, аның белән бер кызның да булуы ачыкланган. Балалар Чаллыдан “Иволга” бакчачылык ширкатенә таба бара торган булганнар.     
– Яр Чаллы шәһәренең 6нчы сыйныфында белем алучы егетнең транспорт чарасын йөртүгә хокуклары да булмаган. Сул якка маневр ясаганда юл йөрү кагыйдәләренең 8.6 пунктын боза, моннан тыш борылыш утларын да яктыртмаган була, – дип хәбәр итте редакциябезгә Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
Мопед белән идарә итүче егет күп төрле җәрәхәтләр белән Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасына озатылды.     

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина авария дтп

2
X