Мошенниклар алдап Госуслуги парольләрен сорый
Чаллыда 44 яшьлек ир-ат алдана язды.
Мошенниклар көн саен яңа хәйлә уйлап таба. Хәзер алар алдап Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) порталындагы шәхси кабинетларга үтеп керә.
Чаллыда яшәүче 44 яшьлек ир-атка элемтә операторы булып шалтыраталар. Сим-карта буенча килешүне озынайтырга кирәклеген белдерәләр. Шәһәрдәш ышана. Ничек әйтәләр – шулай эшли. СМС аша килгән кодны әйтә. Чынлыкта ул Дәүләт порталына керү өчен була. Соңыннан мошенниклар "Сезнең шәхси кабинетыгызга үтеп кереп, 800 мең сумлык кредит алганнар" дип хәбәр итәләр. Проблеманы хәл итү өчен банктан кредит алырга сорыйлар. Ир-ат мошенниклар белән сөйләшүен аңлап ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Хәзер алар эзләүдә. Җинаять эше кузгатылды. Мошенникларның Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәләрендә теркәлгән номерлардан шалтыратуы гына билгеле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев