Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мошенниклар Чаллы халкын 240 млн сумга алдаган

Узган ел белән чагыштырганда бу сан 2 тапкырга күбрәк.

Полиция хемәткәрләре берничә ай эчендә генә 903 җинаять эше теркәде. 118 мошенник кулга алынды. Аларга карата кузгатылган җинаять эшләре судка җибәрелде.

Хокук сакчылары әйтүенчә, мошенниклар капканына гадәттә 30-40 яшьтәге шәһәрдәшләр һәм пенсионерлар эләгә. Үзләре дә сизмәстән, кредит алалар, күпләп акча күчерәләр. Мошенниклар да төрледән төрле хәйләләр куллана. Элегрәк кызың-улың авариягә эләкте дип шалтыратсалар, хәзер электрон хатлар җибәрәләр, банк, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре булып шалтыраталар. Интернетта җиңел акча эшләү ысуллары да тәкъдим итәләр. Хокук сакчылары игътибарлы булырга чакыра. Карта номерларын чит кешеләргә әйтмәскә киңәш итә. Шик уянган очракта яисә картадан акча югалса, кичектермичә полиция бүлегенә һәм банк хезмәткәрләренә шалтыратырга кирәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар хокук полиция суд