Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мошенниклар эш тәкъдим ителүче хәбәрләр аша алдый башлаган

Көненә 30 мең сумга кадәр керем вәгъдә ителә. Хәбәрләрдә Ozon, Wildberries, Aliexpress, Amazon кебек зур маркетплейслар телгә алына.

Россиядә яшәүчеләргә, янәсе, танылган компанияләрдән акчалы эш тәкъдимнәре урын алган хәбәрләр бик күп килә башлаган. Әмма мошенниклар “тозагы” гына бу. “Известия” хәбәрчесенә кибериминлек өлкәсендәге белгечләр шул хакта сөйләгән, дип яза https://vatantat.ru.

Көненә 30 мең сумга кадәр керем вәгъдә ителә, хәбәрләрдә Ozon, Wildberries, Aliexpress, Amazon кебек зур маркетплейслар телгә алына икән. Берәү үзен ничек алдаулары турында сөйләгән. Аңа, имештер, интернет-кибетнең рейтингын арттыру өчен үз хисабына товар сатып алырга тәкъдим иткәннәр. Соңыннан чыгымнарыңны каплау гына түгел, өстәмә хезмәт хакы да бирәчәкләр, дип аңлатканнар. Сумма дистәләрчә меңгә җиткәнче, чыннан да, шулай булган…

Ясалма интеллект буенча белгеч Игорь Ашманов әйтүенчә, күпләр моңа ышана, чөнки “пирамида” дигән шик төшсә дә, әле мин башында гына, шуңа күрә байып калырга өлгерәчәкмен, дип уйлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар