Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мошенниклар Социаль фонд исеменнән халыктан акча талый

Иң киң таралган алдаулар пенсия билгеләү һәм түләү буенча күзәтелә.

Бу хакта Татарстан Социаль фонды хәбәр итә. Мошенниклар үзләрен фонд, почта яки банк хезмәтеннән дип таныштыра. Максатлары ничек тә кешеләрнең акчасын үзләштерү. Төрле схемалар кулланып банк картасы, паспорт, СНИЛС номерын сорап алалар. Янәсе алар буенча пособие, компенсация яки башка төрле түләләр җибәреләчәк. Иң киң таралган алдаулар пенсия билгеләү һәм түләү, сугыш чоры балаларына түләүләр һәм ана капиталына кагылышлы мәсьәләләр буенча күзәтелә.

"Күпләрнең уяу булуы сөендерсә. Шулай да әле һаман мошенниклар тозагына эләгүчеләр бар. Искәртергә кирәк, Социаль фонд хезмәткәрләре өйдә дәүләт хезмәтләре күрсәтми, телефон аша да, СМС аша да шәхси мәгълүматларны сорамый, банк картасының номерын кертү өчен ссылкалар да җибәрми. Бу хакта якыннарыгызга да хәбәр итеп куегыз. Тагын бер нәрсәне истә тоту кирәк: Социаль фондта бөтен хезмәтләр дә бушлай күрсәтелә,"-диде Татарстан Социаль фонды җитәкчесе Эдуард Вафин. 

Димәк, шәхси мәгълүматларыгызгы телефон яки смс аша беркемгә дә хәбәр итмәгез һәм таныш түгел кешедән килгән ссылка буенча кайдадыр акча җибәрмәгез. Фонд эшчәнлеге буенча рәсми сайтта яки ведомствоның социаль челтәрләрендә карап бара аласыз. Консультатция алу өчен бердәм кайнар линиягә 8-800-1-00000-1 номеры аша шалтратырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев