Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мошеннниклар 5 мең сумлык яңа купюра белән алдый башлаганнар

Аферистлар кешеләргә шалтыратып, яңа купюраларны тикшерергә кирәклеге турында хәбәр итәләр.

Россиядә яшәүчеләрне 5 мең сумлык яңа купюра белән гражданнарны алдаучы мошенниклар турында кисәттеләр. Россия Үзәк банкында хәбәр итүләренчә, аферистлар кешеләргә шалтыратып, яңа купюраларны тикшерергә кирәклеге турында хәбәр итә. Тикшерү өчен «хезмәткәрләр» корбаннарына телефонда махсус «Россия Банкы банкноталары» кушымтасын йөкләтеп алырга сорый.

«Россия Банкының рәсми кушымтасы чыннан да шулай атала. Тик менә мошенниклар рәсми программага охшаш ялган программага сылтама бирә», - диделәр кредит оешмасында.

Кеше кушымтаны йөкләтеп алу белән, җинаятьчеләр гражданның телефонына һәм банк счетларына читтән торып керү мөмкинлеге ала. Нәтиҗәдә барлык акчаларны урлыйлар.

Үзәк банкта белдерүләренчә, «Россия Банкы банкноталары» кушымтасы чыннан да бар, ул Россия Банкының рәсми сайтында. Әмма ул РФ Банкының барлык банкноталарының төп саклау билгеләре турында мәгълүмат бирә — алар кайда урнашкан һәм ничек күренергә тиеш. Банкнотаның дөреслеген рәсми кушымта билгеләми.

Тагын бер мошенниклык ысулы: аферистлар социаль хезмәт хезмәткәрләре дип фатирлар буенча йөри һәм 5 мең сумлык иске банкноталарны «яңа»га алыштыралар. Мошенниклар чын акчаны алып, ялган акча гына бирә.

«Чынлыкта, яңартылган 100 һәм 5 мең сум акрынлап әйләнешкә керә. Иске банкноталарны махсус яңаларына алмаштырырга кирәкми. Тегеләре дә, яңасы да әйләнештә булачак, дип кисәттеләр гражданнарны Үзәк банкта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев