Мотоциклчы юл кырыена «очкан»
Яңалыклар тасмасы

Мотоциклчы юл кырыена «очкан»

Фаҗига Тукай районының Бордыбаш авылында килеп чыга.

Юллар тулысынча кардан ачылырга өлгермәде, мотоцикллар белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре теркәлә башлады инде. Шундыйларның берсе узган ялларда Тукай районының Бордыбаш авылында булды – 48 яшьлек ир-ат юл кырыена чыгып әйләнде. Дәүләт автоинспекциясенең Тукай районы бүлеге башлыгы Шамил Ганиевның белдерүенчә, әлеге ир-ат мотошлемсыз, махсус экипировкасыз, шуның өстенә исерек хәлдә булган.

Баш мие җәрәхәте алган, битләре, куллары сыдырылып беткән мотоциклчыны ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре алып китә. Медицина тикшерүеннән соң ул өенә җибәрелә. 

Фото: Дәүләт автоинспекциясенең Тукай районы бүлегеннән    
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев