Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәрхүмнәргә ярдәм итә алабызмы?

Тере кешеләр мәрхүмнәргә ярдәм аламы? Моның өчен нинди гамәлләр кылырга кирәк?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Кеше бу дөньядан киткәч, аның гамәл дәфтәре ябыла. Адәм баласы үзе исән булмаса да, өч очракта аның гамәл дәфтәрләре ачыла, - ди. - Беренчесе: балалары, якыннары һәм туганнары аның өчен дога кылганда. Икенчесе: җәрия сәдакасы (юл салган, агач утырткан, мәчет-мәдрәсә төзеткән булса, шуларның савабы кешеләрдән алардан кулланган дәвердә барачак). Өченчесе: файдалы гыйлем (кемне дә булса дога укырга өйрәткән булса, ул кеше доганы укыган саен, әрвахка аның савабы язылып бара)”.

“Мәрхүмнәр өчен түбәндәге гамәлләрнең файдасы бар.

Коръән укып, савабын мәетнең рухына багышлау.

Мәет өчен хәер-дога кылу. Ибраһим пәйгамбәрнең догасын һәм белгән догаларыбызны уку. Ибраһим пәйгамбәр: “Раббәнә-гъфирлии вәли-вәәлидәййә вәлил-му’миниинә йәумә йәкуумүл-хисәәб”, – дип дога кылган (мәгънәсе: “Йә, Раббым, үземне, ата-анамны һәм башка мөэминнәрне Кыямәт көнендә мәгъфирәт кыл”.

Кешеләргә бурычы булса, аны түләү.

Изге эшләр эшләп, савабын мәетнең рухына багышлау. Мәет күмелгәннән соң, мәет ияләре, беренче көннән башлап, җиденче көнгә кадәр ярлыларга сәдака биреп, савабын мәетнең рухына багышларлар. Бу – сөннәттер. Хәленнән килмәгәннәр, ике рәкәгать нәфел намазы укып, савабын мәеткә багышларлар”, дип яза “Иман нуры”.

Чыганак: Кызыл тан

Фото: ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев