Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәшгульлек үзәге элеккеге зекларны эшкә алырга әзер булган оешмаларны атады

Чаллыда элеккеге тоткыннарны эшкә урнаштырырга әзер предприятиеләрне атадылар. Монда алар өчен махсус резервланган эш урыннары бар, диләр. Төрмәдә утырып, иреккә чыгучыларга 28 меңнән алып 36 мең сумга кадәр акча түләргә вәгъдә итәләр.

Фирмалар халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында үз вакансияләрен урнаштырдылар. Әйтик, элеккеге тоткыннарны «Кама Бекон» предприятиесенә төрле эштә эшли алырлык (подсобный эшләүче) вакансиягә чакыралар, хезмәт хакы 36 мең сум. «Механик трансмиссияләр заводы»ның Чаллы филиалында авыр йөк ташучылар кирәк. Хезмәт хакын 28 мең сум дип вәгъдә итәләр. Элеккеге тоткыннарны "Төзелеш күтәрү машиналары" предприятиесенә дә алырга әзерләр - монда инженер-конструктор кирәк, хезмәт хакын 30 мең сум дип билгеләгәннәр.

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар