Мәшгульлек үзәге кешеләрне кәгазьдә генә укыткан
Коррупция схемасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "эшләп" килгән
«Демография» милли проектын тормышка ашыру барышында коррупция схемасы Нурлатның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә прокурор тикшерүе барышында ачылган.
Проект буенча Мәшгульлек үзәге 50 яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләр арасында һөнәри белем һәм белем алуга кадрлар әзерләү буенча Төбәк уку үзәге белән 1,9 млн сумлык контракт төзегән.
Программага кергән 121 кешенең программа башланган көнне Мәшгульлек үзәгенә исәпкә куелган булуы ачыкланды. Моннан тыш, 78 кеше мәшгульлек хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать итмәгән. Кайберәүләр хәтта укырга кергәннәрен белми калган. Башкалар курсларга язылганнарые белгәннәр, тик укырга йөрмәгәннәр, дип хәбәр иттеләр ТР Прокуратурасында.
Прокуратура таләбе буенча, тикшерү органнары хезмәт вазифаларыннан явызларча файдалану билгеләре буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерү барышын аерым контрольгә алганнар.
Чыганак: АиФ Казань
Фото ачык чыганаклардан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев