Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Муса Камалов: «Сабан туенда яңгыр астында җырлап танылдым»

Эчке киемгә хәтле лыч су иде.

Быел Чаллы Сабан туенда көрәш аеруча истә калырлык булды. Бер яктан бил алышучыларыбызның техникасы сокландырса, икенче яктан алып баручының югалып калмавы таң калдырды. Мондый көрәшнең күптән булганы юк иде шул. Койма яңгыр бәйрәм программасына төзәтмәләр кертте – ярышлар берничә тапкыр кичектерелде. Аның каравы, машина иясе булырга тиешле абсолют батырның исемен тагын да дулкынланып көтте халык. «Кичке концертка кеше чиләкләп яңгыр яуса да килә, иң мөһиме тамашачыны көрәш келәме янында тотып калу мөһим иде», – дип хис-кичерешләре белән бүлеште әлеге ярышны алып баручы Кариев театры артисты, тумышы белән Чаллы егете Муса Камалов. Шушы көннәрдә үзе белән очрашып, әңгәмә корып алдык. 

-    Муса, хәлләрегез ничек, яңгыр астында чыгыш ясап чирләмәдегезме?
-     Юк, үзегез күреп тордыгыз бит «тиз генә явып китте» ул. Дөресрәге, чирләргә вакыт та булмады. Мине Чаллы Сабан туен алып барырга 4-5 ел чакыралар инде, тик моңа кадәр җае туры килмәде. Быел мин ризалашканга яугандыр инде ул яңгыр (көлә).

-    Бу сезнең өчен үзенә күрә бер «йолдызлы сәгать» булды дип әйтергә дә була.
-    Мин шаярам инде, махсус режиссер чакырдым, шул вакытта яңгырны кушып җибәрдек дип. Безгә җырлап алыр өчен вакыт булды, алайса җыр өчен көрәшне туктатмыйлар бит. Бөтен нәрсә Аллаһ тарафыннан алдан хәл ителеп куелган.

-    Сез хәзер Чаллы пабликларында да популяр.
-    Мин үземне кырдан карарга бик яратмыйм. Бер мәлне видеолар җибәрә башладылар. Мин гадәттә ачып та тормыйм. Аптырап калдым, җибәрәләр дә җибәрәләр. Мондый нәрсәгә бик өйрәнмәгән. Яңгыр башлангач көрәш туктады, нәрсә булса да эшләргә кирәк иде. Алайса, көрәш өлешен карамыйча кайтып китәргә мөмкиннәр иде.

-     Яшеннән курыкмадыгызмы, андый вакытта микрофон тотарга да шөлләтә бит...
-    Ул хакта борчылып, уйлап торсаң, точно бәргән булыр иде (көлә).  Мин бу вакытны киресенчә ләззәтләнеп үткәрдем. Балачакта күлдәвектә уйнаган кебек булды, кайф.  

-    Моңарчы юеш матада да биегәнегез булмагандыр әле, таеп егылудан курыкмадыгызмы?
-    Биегән бар иде, Чаллыда көрәшеп йөргән чакта, әмма яңгыр астында түгел. Мин киресенчә таеп китсәм тагын да күңеллерәк булыр дип уйладым. Аннары социаль челтәрләрдә караулар тагын да арткан булыр иде.

-    Якыннарыгыз анда идеме соң, сезнең өчен борчылганнардыр?
-    Яңгыр яуганда: «Алмаш кием алып киликме?» – дип  шалтырата башладылар. Эчке киемгә хәтле лыч су иде. Әмма алыштырырга вакыт булмады. Алыштырудан да ни мәгънә? Барыбер юешьләнер иде бит ул.

-    Берәр ышык урынга кереп, яшеренеп торырга да уйламадыгызмы?
-    Ә нигә? Әйткәнемчә, мин үз чыгышымнан ләззәт алдым. Бер елны Арча районында Сабантуй алып барган идем. Анда үлән, саз иде.  Чаллыда ичмасам чиста матада. Мин үземне душ астында җырлагандай хис иттем. Масштабы гына башка төрле булды. 

-    Тагын чакырсалар киләсезме?
-    Оештыручылар сүзе буенча, миннән канәгать калганнар. «Алга таба да бергә эшләрбез», – диделәр. Мине көрәшчеләр чакырды, үзем дә Чаллыда көрәшеп үстем бит. 52нче мәктәптә заманында бик көчле көрәшчеләр тәрбияләделәр.  

-    Сезне көрәшче буларак чакырганнары юкмы?
-    Бар, әлбәттә. Әмма мин җиңмәгәч ник катнашырга дигән фикердә. Җиңәр өчен спорт залыннан чыкмаска кирәк. Мин үзем өчен генә шөгыльләнәм, профессиональ дәрәҗәдә түгел хәзер. «Бывший» көрәшчеләр булмый инде. Чаллыда Сабантуйда булганда да искә төшереп тордым, үземнең дә көрәшәсе килде. Кечкенә чакта ул мәйдан зур булып тоела иде. Ә хәзер ник курыкканмын икән дип уйлап куйдым. Чаллы тамашачы миңа якын, аерылып торалар.

-    Үзегезнеке булгангадыр.
-    Гомумән, мин Чаллыны яратам. Киләчәктә хәтта кайтып яшәргә дә әзер. Шәһәр яшьләр өчен уңайлы. Үзебезнең шәһәр инде.

-    Сез хәзер театр артисты буларак кына түгел, киноактер буларак та танылып киләсез.
-    «Кеше китә, җыры кала» фильмында күбрәк массовкада уйнадым. Миңа ошады, кинода барысы да тормышчан булырга тиеш. Әле тагын бер татар киносында төштем, анда төп героиняның мәхәббәте идем. Тулы зал җыеп, журналистларга күрсәттеләр, тиздән прокатка чыгачак. 

-    Әңгәмә өчен рәхмәт, Муса. Без сезне тагын Чаллы сәхнәләрендә көтеп калабыз. 
-    Аллаһ теләсә килербез. Миңа биредә бик ошады. Чөнки балачак хыялым да тормышка ашты. Яшүсмер чакта элеккеге мэр Васил Шәйхразиевның Сабан туенда көрәш ярышларын алып баруын кызыгып күзәтә идем.  Үземнең дә шушы рольдә булып карыйсым килә иде. Шөкер, сынатмадым шикелле. Монда Чаллыда булуым, тамашачыларның мине җылы кабул итүе дә булышкандыр, мөгаен!
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев