Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Без укытучыларыбыз белән горурланабыз!»

Чаллыда Россиядә – укытучы һәм остаз, Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын тәмамлауга багышланган чара үтте.

«Энергетик» мәдәният сараенда Россиядә – укытучы һәм остаз,  Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын тәмамлауга багышланган бик матур чара булды. Ул укытучылар һәм тәрбиячеләргә багышланган композиция белән башланып китте.

Аннан соң сәхнәгә шәһәр мэры Наил Мәһдиевны чакырдылар. 
«Чаллы укытучылары үз укучыларына рухи һәм физик яктан нык нигез салу өчен барсын да эшләделәр. Бүген зур укучылар, тормышта үз урынын тапкан төрле һөнәр ияләре үзләренең гаиләләренә, туган шәһәрләренә, коллективларына, Татарстанга һәм илебезгә файда китерү өчен фидакарь хезмәт куялар. Без үзебезнең укытучыларыбызны яратабыз алар белән горурланабыз һәм аларга уңайлы эш шартлары тудыру,  мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгыту өчен барсын да эшлибез. Чаллыда заманча 9 мәктәп, 20 балалар бакчасы төзелде, бик күп мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт ясалды. Без укытучыларыбыз өйрәткәнчә һәр өлкәдә үсешкә омтылабыз», – диде ул үзенең чыгышында.

Ул укытучы һәм остаз елы тәмамланса да, Чаллы педагогларына хөрмәт кимемәяәк дип белдерде. 
Бүгенге көндә Чаллының мәгариф системасында 15 меңнән артык кеше эшли. Ел дәвамында аларның 1200е төрле дәрәҗәдәге бүләкккә лаек булды. 
Наил Мәһдиев кичәдә тагын бер төркем укытучыга шәһәр мэрының, башкарма комитет җитәкчесенең Мактау грамотасын һәм рәхмәт хатын тапшырды. 

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, студентлар, спортчылар, активистлар һәм әти-әниләр укытучыларга хөрмәтләрен үзләренең чыгышлары аша белдерделәр. 

«Болгар»  бию театрының чыгышы нур өстенә нур булды. Коллектив «Туган җирем – Татарстан» композициясендә татар халкының затлы мәдәниятен күрсәтте. 
Гомумән, сәхнәдә һәр бала, һәр артист зәвыклы номер белән чыгыш ясады. Аларның чыгышы көчле алкышларга күмелде. 
2024 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы итеп игълан ителде. 

Зөлфия Галим
Фотолар шәһәр сайтыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана бала укытуы