Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Җиңү бәйрәменә җылы киенегез!»

Чаллы мэры бәйрәм чараларында актив катнашырга чакырды.

Шәһәрдә Бөек Җиңүгә багышланган чаралар 8 сәгать 30 минутта герой шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу белән башлана. 10 сәгатьтә «Ватан-ана» мемориалында парад һәм митинг булачак. Анда быел беренче тапкыр «Беренчеләр хәрәкәте» катнаша.

Гадәттәгечә ветеран-чик сакчылары, Әфган сугыш ветераннары, «Каскад» хәрби-патриотик оешмасы, кадет мәктәпләре, кавалерия һәм техника чыгышы көтелә. 
Ул Ватан-ана мемориаль комплексына чәчәкләр һәм веноклар салу белән тәмамлана. Аннары бәйрәм чаралары Тукай яр буенда, Энтузиастлар бульварында һәм Җиңү паркында дәвам итә.

Чаллы халык арасында «Үлемсез полк» иң ихлас чараларның берсе булып санала. Быел ветараннарның фотсын күтәреп урамнарда йөрү булмаячак. Ветераннарның фотоларын автомобильләргә, киемнәргә һәм социаль челтәрләргә куярга мөмкин.  

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев халыкны бәйрәм чараларында актив катнашырга чакырды, һава торышы салкын булу сәбәпле, җылы киенергә киңәш итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев