Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Хәрби операциягә китүчеләрнең гаиләләрен ташламаячакбыз!»

1 октябрьдән аларның балалары мәктәптә бушлай тукланачак. Балалар бакчасына да бушлай йөриячәкләр. Бу чыгымнарны бюджет үз өстенә ала.

Шәһәр мэры Наил  Мәһдиев хәрби операциягә китүчеләрнең гаиләләренә беренче чиратта ярдәм итәргә кирәклегенә басым ясады.

– Алар канун нигезендә, предприятиенең штатында кала, ул эштән җибәрелми. Аның белән контракт  вакытлыча гына туктатылып тора. «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин хәрби хезмәткә китүчеләрнең эш урынын саклап калу өстенә, аларга ай саен 50 мең сум акча да түли. Бу – калган җитәкчелергә үрнәк гамәл. 

Без хәрбиләрнең гаиләләрен ярдәмнән ташламыйбыз. 1 октябрьдән аларның балалары мәктәптә бушлай тукланачак. Балалар бакчасына да бушлай йөриячәкләр. Бу чыгымнарны бюджет үз өстенә ала. Без хәрбиләрнең гаиләләренең финанс чыгымнарын киметергә тиеш. Кайбер эшләргә акча бирмәскә мөмкинбез, әмма хәрби операциягә  китүчеләрнең гаиләләрен ташламыйбыз. Бу кешелекле гамәл  булачак. Ватанны сакларга киткән кешеләрнең гаиләләренә һәрьяклап ярдәм итәргә кирәк,  – диде мэр. 

Ул район башлыкларына хәрби операциягә киткән кешеләрнең, аларның хатыннарының кайда эшләвен барлап,  исемлек төзергә һәм ярдәм итү мөмкинлеген табарга кирәклеген искәртте.   

Шулай ук депутатларны, предприятие һәм оешма җитәкчеләрен, эшмәкәрләрне хәрби бурычын  үтәргә китүчеләргә  ярдәм итү җаен табуларын сорады.  

Зөлфия Галим

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация