Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Хәрбиләр тиз арада җиңү белән кайтырга ышандырдылар»

Ул махсус хәрби операция зонасында күргәннәрен сөйләде.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә махсус хәрби операциягә барып кайтуы, егетләрнең хәле турында сөйләде. Аның әйтүенчә, бер ел эчендә хәрбиләр нык үзгәргән.

«Алар чын ирләр булганнар, хәрби шартларда яшәү һәм эшләр өчен тәҗрибә туплаганнар. Махсус хәрби операция кешеләрне үзгәртә. Аларның сөйләшүләрендә ышаныч барлыкка килгән», – диде ул.

Шәһәр мэры гуманитар ярдәм туплауда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде. 
«Мин егетләребезне исән-сау күрүемә шат. Бу соңгы командировка булмас. Без хәрбиләргә ярдәм итү мөмкинлеге табачакбыз. Хәзерге вакытта алар кием-салым, азык-төлек, кирә-ярак  белән тәэмин ителгән, әмма ярдәм артык булмый. Күптән түгел Чаллыдан ике «КАМАЗ» гуманитар ярдәм җибәрдек. Аларны хәрбиләр алды. Анда 9 градус салкын, җил үтәдән-үтә. Егетләр монда «ут йотып» торучы кадерле кешләренә сәлам әйттеләр. Тиздән җиңү белән кайтабыз!» дип ышандырдылар», – диде ул.

Мэр хәрби госпитальдә дә булган.
Ул киләчәктә дә хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәм итәргә ышандырды. 
«Махсус хәрби операция зонасына баргач кыйммәтләр үзгәрә, без беренче чиратта хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәм итәчәкбез. Урамнарны чистарту һәм башка мәсьәләләр икенчел», – диде ул. 

Бүгенге көндә Чаллыдан 1500 егет (мобилиазацияләнгән һәм үз теләкләре белән киткәннәр белән бергә) махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үти. 
Мэр яңа ел алдыннан хәрбиләргә тагын гуманитар ярдәм җибәрәчәкләрен әйтте.  Яңа ел бәйрәмнәре үткәргәндә махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең, һәлак булган хәрбиләрнең  балаларына  аерым мөнәсәбәт булырга тиеш», – дип искәртте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция гуманитар