Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Иң мөһиме - эшләргә кирәк!»

Бүген Яр Чаллыда шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән йомгаклау матбугат конференциясе узды.

Очрашуга җирле, төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары чакырылды. Сүз инвестицияләр турында фикер алышудан башланды. Журналистлар мэрның Чаллы бизнесының салымнарның зур өлешен төрле дәрәҗәдәге бюджетларга күчерүе белән кызыксынды.

Шәһәр башлыгы хәбәр иткәнчә, 2018 елның 11 аенда Яр Чаллы шәһәре территориясендә бюджетларның барлык дәрәҗәләренә 45 млрд 414 млн 433 мең сум салым җыелган. Аның сүзләренә караганда, быел барлык төр салымнарның җыелуы, 2017 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 16%ка күбрәк.

«Закон бар, без аны үтәргә тиеш. Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә җыела торган әлеге федераль салымнар федераль бюджетта җыелып, соңыннан төрле программалар буенча безгә килә», – дип аңлатты Наил Мәһдиев. – «Шуңа күрә эмоцияләребез мөһим түгел. Беренче чиратта без эшләргә тиешле эшләр тора. Нәтиҗә мөһим. Без бу нәтиҗәне бүген күрәбез. Безгә төрле программалар буенча шәһәр бюджетына тигез диярлек финанс ресурслары килә. Без дәүләт тарафыннан билгеләнгән хокукый кырда эшлибез».Чаллы мэры шәһәр салым базасын үстерә бара, дип тә өстәде.

 

http://nabchelny.ru/news/34849

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев