Шəhри Чаллы

Наил Мәһдиев короновируска каршы вакцина ясатачак

Безнең табиблар да прививка ясата. Чирләмәгән кешеләр үзләре өчен карар кабул итәрләр. Бу - ирекле эш.

Хаким коронавируска каршы вакцина ясатырга җыена 
 Шәһәр җитәкчеләре традициягә тугры калып, халык белән очрашуларны башлап җибәрделәр. Аның беренчесе 27нче мәктәптә узды. Анда хаким Наил Мәһдиев 26-27нче бистә халкын 2020 елда башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. 
  Наил Гамбәрович беренче чиратта шәһәрдәшләргә сәламәтлек теләде. “Без билгесезлектән рухи һәм физик яктан арыдык. Һавада нидер бар, чирләрдән, бәхетсезлекләрдән арыдык. Без барыбыз да Аллаһы Тәгалә кушуы белән яшибез. Минем дә якыннарым: улым, аның хатыны, шоферым, ярдәмчем коронавирус белән чирләде. Чир берәүне дә читләтеп узмый. Галимнәр авырудан котылу юлларын эзлиләр. Якын арада мин коронавируска каршы прививка ясатам. Бу катлаулы чирдән саклануның әлегә башка юлы юк. Бу –дөнякүләмендәге практика. Безнең табиблар да прививка ясата. Чирләмәгән кешеләр үзләре өчен карар кабул итәрләр. Бу - ирекле эш. Әмма шуны аңларга кирәк: якын киләчәктә коронавирус беркая да китми, ул мутировать итә, грипп кебек формасын үзгәртә”, - диде ул. 
   
  Наил Мәһдиев битлек кию һәм кулларны дезинфекцияләү кебек саклану чараларын куллану да авырудан сакланырга булыша дип искәртте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: