Ут чыкан йортта хуҗаның 88 яшьлек әнисе булган
«Прибрежный» бакчачылык ширкатендә якшәмбе көнне иртәнге 8ләр тирәсендә агач йортны ут чолгап алган. Аны Чаллыдан килгән янгын сүндерүчеләр туктаткан. Бер катлы агач йортта 18 квадрат метр мәйданга зыян салынган. Урында дача хуҗасының 88 яшьлек әнисе булган.
Янгын якындагы йортларга да күчкән. Күршедәге 71 яшьлек хатын-кызның күз алдында ут йортның обшивкасына һәм тәрәзәсенә зыян салган. 62 яшьлек икенче күршенең дә тышланган йортына зыян килгән. Барлык йортлар да иминиятләштерелгән булган.
Янгын сәбәпләре ачыклана. Фаразлар буенча электр чыбыкларындагы кыска ялганыш булырга мөмкин.
Нет комментариев