Авыл хезмәтчәннәре 27 декабрьгә кадәр һәр атнаның шимбә һәм якшәмбе көннәрендә сәүдә итәчәк.
Шәһәр халкын җитештерүчеләрдән турыдан-туры арзанрак һәм сыйфатлы продукция белән тәэмин итү максатыннан, 12 сентябрьдә Чаллыда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Сәүдә мәйданчыклары «Төзүчеләр» стадионы алдындагы мәйданда, Ипподромда һәм «Южный» агросәнәгать паркында узды.
Беренче көнне ярминкә мәйданчыкларына Татарстанның 14 муниципаль районыннан, барлыгы 23 млн сумлык, 356 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде. Шәһәрдәшләргә яшелчә, җиләк-җимеш, он, төрле ярмалар, йомырка, икмәк-күмәч ризыклары, кондитер әйберләре, ит, сөт продукциясе тәкъдим ителде.
Авыл хезмәтчәннәре 27 декабрьгә кадәр һәр атнаның шимбә һәм якшәмбе көннәрендә сәүдә итәчәк.
Нет комментариев