Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Ярдәм генә түгел, ә көчле рух та кирәк»

Шәһәр мэры «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә кунакта булды, концерт программасын карады һәм бина буйлап экскурсия ясады.

Үзәк директоры Юлия Ивахина биредә елына 700дән артык инвалид тернәкләнгәнен хәбәр итте: 85% – шәһәр халкы һәм 15% – республика халкы. Социаль хезмәтләр күрсәтү түбәндәге формаларда тормышка ашырыла: стационар формада – 13 койка-урын, ярымстационар формада – 37 койка-урын. 
Чаллылылар һәм шәһәр кунаклары өчен монда барлык шартлар да тудырылган: кешеләргә тормышта җайлашырга ярдәм итү өчен көнкүреш приборлары урнаштырылган бүлмә, сәламәтлек өчен тоз бүлмәсе, шулай ук үз-үзеңне иҗатта сынап карарга мөмкинлекбирә торган арт-терапия кабинеты.
Наил Мәһдиев үзәк хезмәткәрләре белән аралашты, бүген сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне реабилитацияләү өчен күп мөмкинлекләр тудырылуын билгеләп үтте. Ул үз тормышы тарихын сөйләде һәм хәзерге вакытта дәүләтнең актив тормышны озайту өчен шартлар тудыруын билгеләп үтте.
«Ярдәм генә түгел, ә көчле рух та кирәк, - дип билгеләде шәһәр хакиме. – Биредә югары класслы белгечләр эшли, үзәк заманча техника белән җиһазландырылган, чөнки өлкән буын кешеләре ярдәмгә, реабилитациягә мохтаҗ. Сүз уңаеннан, әле кичә генә без бер балалар бакчасында аутистик спектр ягыннан авыру балалар өчен махсус төркем ачтык. Шуны әйтергә кирәк, без алга таба да сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итәчәкбез. Чаллыда моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар».  
Очрашу ахырында шәһәр мэры үзәккә кыйммәтле бүләк – телевизор тапшырды: аны «Изгелек»кә килүчеләр бергә җыела торган урында урнаштырачаклар. 
Чаллыда 2011 елдан бирле «Уңайлы мохит» республика программасы тормышка ашырыла.  Бу елларда 114 учреждениедә уңайлы шартлар тудырылган.
Җирле бюджет акчалары хисабына 2016 елдан 2021 елга кадәр 137 тышкы пандус, 140 –эчке пандус, коляскалы инвалидлар яши торган 193 подъездда тоткалар куелган, Европа стандартларына туры килә торган 345 юл аркылы чыгу урыны реконструкцияләнгән һәм төзелгән.
Шәһәрдә барлыгы 33 меңгә якын сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кеше яши (32 567 кеше, шул исәптән 18 яшькә кадәрге 2089 бала).

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар декадасы