Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Насос станциясе ремонтланды. Чаллы кар эрүгә әзер

Алты насос станциясе язгы ташуга әзер. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.

Массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә БСИда урнашкан насос станцияләре эшен «эчтән» күрсәттеләр. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, биредә насос станциясе Наил Мәһдиев йөкләмәсе буенча Иске Сарман урамын төзекләндерү эшләре барышында барлыкка килде.

«Безгә Наил Мәһдиев су басуларга юл куймаска дигән бурыч куйды. Моның өчен бездә махсус предприятие, тиешле хезмәт бар, насос станциясе ремонтланды. Без кар эрүгә әзер.

Вахитов һәм Тынычлык киселешендәге һәм Халыклар дуслыгы белән Беренче автоюлы киселешендәге насос станцияләре дә шулай ук контрольдә тотыла», - дип билгеләп үтте Илья Зуев.

«ПАД» МУП тәүлек буе эшли торган режимда су бүлү системаларына хезмәт күрсәтә һәм аны контрольдә тота.

Станция эчендә – ике яңа насос. Хәзерге вакытта станция автоматлаштырылган режимда эшли. Процессны читтән контрольдә тотарга була. «ПАД» МУП мастеры Ринат Габделхаков аңлатып узганча, кирәк булган очракта, бригада килеп җитәчәк: «Әлегә су юк, насослар сүндерелгән. Ташулар башлангач, насосларны кабызачаклар» .

Автомобиль юллары предприятиесе хезмәткәрләре тарафыннан шулай ук яңгыр кабул итү коеларын чистарту буенча профилактик чаралар үткәрелә.

«Шәһәрдә берничә мең яңгыр сулары коелары бар. Без аларны хәзер тикшерәбез. Урамнарда һәм тротуарларда су җыелуга юл куймас өчен, кышкы чордан соң чистартырга кирәк булган участоклар бар», – диде Илья Зуев. 

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы

2
X