Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ниһаять, Путин байлар түләячәк салымны арттыра

Казнада акча кими башлаган булса кирәк....

Русия Президены Владимир Путин 2021 елдан бай гражданнарның керемнәренә салым ставкаларын арттыру турындагы законга кул куйды.

Байлар рәтенә кемнәр керә, дисезме? Еллык кереме 5 миллион сумнан арткан кешеләр.

Законда берничә искәрмә бар. Шәхси милекне саткан очракта ставка элеккечә калачак (13 процент). Салым күләме арту страховка һәм пенсия белән тәэмин итү буенча килешүләргә дә кагылмый.

Моңа кадәр Финанс министрлыгында Президент кушуы буенча 2021 елдан керемнәре биш миллион сумны узган русиялеләрдән генә 15 процент күләмендә салым тотылачагын әйткәннәр иде. Салым кодексында башка үзгәрешләр әлегә планлаштырылмый.

Ә менә Югары икътисад мәктәбе белгечләре фикеренчә, байлар өчен салымны тагын да арттырырга була әле. Сүз еллык керемнәре 12 һәм 24 миллион сум булган русиялеләргә НДФЛны 20-24 процентка кадәр күтәрү турында бара. Моннан тыш, белгечләр керемгә салым ставкасын 30 процентка кадәр дә күтәрергә тәкъдим итә.

фото vrenergie

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салым