Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ничек көзге депрессияне җиңәргә?

Казан психологыннан берничә киңәш

Куркуны ничек җиңәргә, коронофобиядан  ничек котылырга? Бу хакта  КФУның психология һәм мәгариф институтының педагогик психология кафедрасы доценты, психологик фәннәр кандидаты Рамил Гарифуллин сөйләде.

Соңгы вакытта паник һөҗүмнәрдән җәфа чигүчеләр саны артты. Паник һөҗүм-артык борчылу белән бәйле җитди киеренкелек. Шул ук вакытта бу чирдән инде күптәннән җәфа чигүче кешеләрдән шикаятьләр саны артмаган.

Казан психологы кабул итүчән кешеләргә мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларында, юл аралаш укырга өйрәнергә киңәш итә.  Барлык килгән мәгълүматне: чит ил, күрше республикалардан килгән хәбәрләрне тыныч күңел белән укырга тәкъдим ителә.

Негативтан арыныр өчен, дуслар һәм туганнар белән күбрәк аралашыгыз, потенциаль әңгәмәдәшләр сыйфатында оптимистик рухтагы, позитив һәм игелекле кешеләрне генә сайлагыз.

Хәтерегездә тотыгыз, безнең баш өстендә аяз күк йөзе бар, кояш балкый, һава бар, шулай ук авыр минутларда ярдәмгә яраткан фильмнар, китаплар, музыка, йорт хайваннары килә.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев