Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Никита Джигурда өйләнә

Тантана якын көннәрдә узачак. Джигурда үз балаларының әнисе Марина Анисина белән икенче тапкыр язылышырга булган.

Артист журналистларга туй турындагы имеш-мимешләрне раслады.

Тантана якын көннәрдә узачак. Джигурда үз балаларының әнисе Марина Анисина белән икенче тапкыр язылышырга булган. «Яратам бу хатынны һәм һәрвакыт яраттым», - ди ул. Элекке ире белән хатын күптән татулашкан булган һәм бер ел элек туй ясарга теләгәннәр, ләкин пандемия аркасында бу килеп чыкмый. Джигурда сүзләренчә, бер атна элек Анисина аңа Франциядән шалтыраткан һәм загска керергә тәкъдим иткән.  

Әлбәттә, ир-егет моңардан баш тартмаган.   Әмма хатынның туганнары бу хәлгә бик шат түгел, дип белдерә киңкүләм мәгълүмат чаралары. Моңа кадәр актерның хатынын берничә тапкыр тукмаганы билгеле булган иде. Алар уенча, ул бу куркыныч гамәлен туктатмаячак. 

Чыганак: Матбугат.ру

Фото ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев