Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нинди юрган сайларга?

Табиблар мамык юрганны өнәми.

Әмма без җәй айларында гына ябынмый йоклый алабыз, башка вакытта төннәрен суык була. Шул ук вакытта, безнең халык ябынып йоклаучы кешене тәрбияле дип тә кабул итә. Шулай да табиблар сүзенә колак салып карыйк. Бәлки, күбебезнең фикере дә үзгәрер?..

Хәзерге заманда киң таралган җиңел дә, йомшак та плед ишегә сагаеп кына карыйбыз. Күбрәк юрганга өстенлек бирәбез. Юрган кайбер авырулардан интеккән кешеләргә дә ярдәм итә. Мәсәлән, кош мамыгыннан сырганы радикулиттан файдалы.
Шунысы мәгълүм: төнлә тән температурасы түбә­нәя, шул сәбәпле, без төренеп йокларга мәҗбүр. Ә бер-ике сәгатьтән эссе була башлый. Өстәге юрганны ачып ыргытабыз. Тән шунда ук суына, ә иртән торгач, салкын тиеп, я муен борылмый, я бил ката, һичьюгы томау төшә. Бала-чага исә хәтта ангина эләктерергә дә мөмкин.
Өстәвенә, кош мамыгыннан сырган юрган — аллергиядән интегүчеләр өчен мең бәла ул. Шунысы да билгеле: мамыкта кеше күзенә күренмәүче бик бәләкәй җан ияләре — урын-җир талпаннары күп була. Бусы инде астма китереп чыгара. Җәй саен мендәр-юрганнарны кояшка чыгарып җилләтү исә бу паразитларны юк итеп бетерә алмый. Ә менә температура 17 градустан түбәнәйгәнне бу бөҗәкләр бер дә өнәми.
Өскә ябынган әйбернең “төп бурычы” — тәнне җылыту түгел, термос ролен үтәү. Организм тәнне җылыта ала, аңа шул энергияне югалтмаска гына кирәк. Юрганның тәгаен­ләнеше шул.
Шулай да нинди юрган сайларга соң? Моның өчен йоннан сырган юрганнан яхшысы юк. Эссе булса, аны ябынгач, тирләтми, салкын булса, җылыта. Сарык, дөя, эт йоны борын-борыннан сихәтле санала. Ревматизм, остеохондроз, һәртөрле аллергия, бронхиаль астма һәм башка авырудан интегүчеләргә табиблар нәкъ шундый сихәтле юрган тәкъдим итә дә.
Йон — чиста чимал, һәрхәлдә, анда кош йонында һәм каурыйда булган җан ияләре юк диярлек. Аеруча сарык йоны әйбәт санала. Хайванны чалган, кыркыган чакта аның йонына стресс, курку геннары бүленеп чыкмый, анда һичнинди токсин да, агулы матдәләр дә булмый.
Кибеттә синтепоннан ясалган одеяллар да сатыла. Әйе, болары да тән җылысын әйбәт саклый торган үзлеккә ия. Алар хужабикә өчен дә бик уңай — юарга уңайлы, формасын, төсен югалтмый, җыйнак. Тик полиэфир тукымадан ясалган әйбергә аллергия була торган ке­шеләргә бу юрган бик зыянлы.

 

 

https://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев