Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Нур» яшьләр үзәге интеллектуаль уеннар сезонын ача

26 сентябрь көнне «Нур» яшьләр үзәгендә шәһәр интеллектуаль клубының 18нче уен сезоны ачыла. Быелгы сезон «Интеллект» яшьләр оешмасының 30 еллыгына багышланган.

Беренче уенда 35 студент командасы, шул исәптән Алабуга шәһәреннән килгән командалар, «Ника» яшь инвалидлар клубы командасы, мәктәп укучылары катнаша. Традицион рәвештә уен «Нур» яшьләр үзәгенең яңартылган арт-залында узачак. Уеннар яшьләрнең интеллектуаль-иҗади сәләтләрен үстерү, аларның киләчәктә үз-үзләрен һәм камилләштерү, яшьләрнең ял итүнең яңа формаларын оештыру, шулай ук корпоратив рух формалаштыру, иң көчле командаларны ачыклау максатыннан үткәрелә. Уеннар 2019 елның июнь аена кадәр барачак. Сезон нәтиҗәләре буенча беренче урынны алган команда, автомат рәвештә шәһәрнең төп интеллектуаль бәйрәмендә – 2019 елның май-июнь айларында узачак интеллектуаль чемпионатта катнаша.

 

http://nabchelny.ru/news/33751

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев