Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Нурзадә: «Әтинең туган көнендә кырыгын уздырабыз»

Урыннары җәннәттә булсын.

Татарстанның атказанган артисты Нурзадәгә авыр кайгы килде. 11 апрельдә аның әтисе вафат булды. Әнисе Рәмзия апа 2016 елда бакыйлыкка күчкән иде. Фердинанд абый январь аенда кинәт кенә авырып китә, аны хастаханәгә салалар, тикшерүләр үткәрәләр. Дәваланып чыккач, тормышын ул гадәттәгечә дәвам итә, тик апрель аенда хәле кабат начарлана.

«Вафатына өч көн кала хәле бик авыр булды. Ашый да, эчә дә алмады, кире чыгарды. Иреннәренә су тидереп кенә тордык», – ди җырчы.

«Әни гел: «Әтиегез исән булсын, аңардан алданрак китсәм ярар иде», –  дип теләде. Теләге чынга ашты. Әнинең ничә ел авырганын төгәл генә әйтә дә алмам, бер көн эчендә генә урынга калмады ул. Егерме еллар элек аның сөякләре сызлый башлады. «Ревматоидный полиартрит» диагнозы куйдылар. Ул чакта бу чир бик сирәк очрый иде әле. Бер табибтан икенчесенә йөрде, сөякләренә уколлар да ясатты,  файдасы гына булмады. «Балачакта салкын тидергәнмендер, мөгаен», – дия иде үзе. Авырса да әни оптимист булды. Әти аңа күңелсезләнергә ирек бирмәде. Үзен гел карап, тәрбияләп торды. Коляскасын машинага салып страус фермасына да, райондагы музейларга да алып барды.  Әни беркайчан да: «Мин чирле», – дип зарланмады. Кәефен төшермәде: коляскада утырганда да бизәнмичә урамга чыкмады.
  
Ялларда мин дә, энем дә гел авылга кайтырга тырыша идек – әтине аз булса да ял иттерәсе, аңа булышасы килде. Кыскасы, бик матур яшәделәр. Теге дөньяда очрашканнардыр инде. Урыннары җәннәттә булсын. 23 майда әтиебезгә 79 яшь тулырга тиеш иде. Туган көненә кырыгын үткәрәбез. Өчесенә Коръән укыттык. Җидесен дә уздырабыз. Кадерлеләребезнең рухлары шат булсын, – диде Нурзадә.

Фото: Нурзадә / фото: шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Шоубизнес үлем китем