Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өч чаллылы Владимир Путинга сораулар бирде

Чаллылылар РФ президенты Владимир Путинга сораулар бирә алдылар.

Мондый мөмкинлек кичә Казанда тәкъдим ителде, анда РФ президентының «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуы булды. Мәсәлән, "Эшлекле Россия" иҗтимагый оешмасының Яр Чаллы бүлеге рәисе Максим Федоров Путиннан татар драма театры белән бер үк вакытта, рус драма театры да барлыкка килүе турында фикер белдерде.
"Без бу хакта Рөстәм Нургалиевич белән сөйләшербез", – диде Владимир Путин.
 «РостРесурс» инвалидларны тернәкләндерү ассоциациясе рәисе Әсхәт Галиев, инвалидларны эшкә урнаштыру программасын тормышка ашыру турында сорау бирде. Яр Чаллы эшмәкәре Василий Маньковский икътисад турында теманы күтәрде һәм өстәмә кыйммәтнең югары өлеше булган продукция чыгару темасына фикер алышырга тәкъдим итте: «Бу бик кыйммәтле, күп вакыт сорый торган процесс, мондый эшчәнлек белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрләр бик аз. Әмма социаль җаваплылык зур – хезмәт хакы, бюджетка һәм фондларга акча күчерү», - дип билгеләп үтте ул.Владимир Путин чаллылыларның өстәмә кыйммәтне арттыруга, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен эш урыннары булдыруга игътибар итүче эшмәкәрләргә ярдәм итү турындагы идеясен хуплады.

 

http://nabchelny.ru/news/35304

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев