Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өч яшьлек баласын бер атнага бикләп киткән...

Сез шундый ананы кем дип әйтер идегез?

13 февральдә Киров шәһәрендә менә шундый бер кансыз хатын, фатирда суын ябып, ишеген бикләп, ахирәтенә кунакка киткән. 

Берүзе калган бала атна буе тәгам азыксыз һәм йотым сусыз интеккән дә тәмам организмы корып үлгән. Аның мәетен 20 февральдә туган көне белән котларга килгән нәнәсе тапкан.

Гаилә имин исәпләнгән. Ананың бу кылыгын берничек тә аңлатып булмый. Ул атна буе сабыеның хәлен дә белмәгәнлектән, тикшерүчеләрдә, бу алдан уйлап эшләнгән эш түгел микән, дигән шик туган. 

Әле бу игелексез хатынга "аеруча кансызлык белән үтерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 

https://kiziltan.ru/zhizn/19241-ch-yashlek-balasyn-ber-atnaga-biklp-kitkn.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев