Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар яздым утырып

Әллә сәламәтлекне кайгырталар, әллә...

Дарулар составындагы матдәләрнең шактые организм өчен куркыныч.

Безнең мәхәллә биләмәсендә ике даруханә бар иде инде, күптән түгел генә элеккеге Сбербанк бинасын ремонтлап тагын бер даруханә ачтылар. Урамның икенче ягында да бар даруханәләр. Заманында, ягъни СССР чорында, безнең ЗЯБ бистәсендә нибары ике даруханә бар иде, хәзер исә адым саен алар. 
Даруханәләрнең үрчүен болай гына аңлап булмый, әллә халыкның сәламәтлеген кайгырталар, әллә төрледән-төрле чирләр азып, авыручылар артык күбәеп китте. Нинди генә дарулар юк хәзер даруханәләрдә, димәк фармацевтика тулы куәтенә эшли. Димәк, кыйммәт бәясенә карамастан, дарулар сатыла. Уңышлы бизнес, билгеле.

Дару җитештерү бизнесына табиблар да бик нык булыша. Язын кан басымы уйнап алганда минем үземә дә берничә төр дару язылган рецепт язып бирделәр. Сатып алдым алуын мин аларны, әмма берничә биттән торган кулланмаларын укып карагач, кайберләреннән бөтенләй күңел кайтты. Дөресрәге, курыктым мин аларны кулланырга, чөнки дарулар составындагы матдәләрнең шактые бавырда, бөердә һәм организмның башка органнарында туплануы, тормыш өчен куркыныч тудыруы турында да җентекләп язганнар. Даруларның күңелгә ошамаганнарын чүп чиләгенә аткач тынычланып калдым. Акыллы табиблар кешенең организмы үз-үзен дәвалауга исәпләнгән диләр бит, мин дә үземнең организмына ныграк ышанам. 

Кайбер кешеләр хәмерне дә дарулар исемлегенә кертәләр. Организм өчен аз микдарьда гына хәмер куллану файдага гына дигән киңәшләр кайчак газета-журналларда да күренештереп алгалый әле. Шуңадырмы, даруханәләр белән ярыша-ярыша, хәмер сату кибетләре дә үрчи. Кайчак әллә чыннан да чамалап кулланылган хәмер дару ролен үти микән дип, шикләнеп тә куясың. Әнә без яшәгән төбәктә бер хатын-кыз ике ир кеше белән бер кырык елга якын инде кул сузып акча теләнеп йөри. Аларның бер көнне дә айнык булганнары юк. Чирләп тә ятмыйлар. Коронавирус вакытында әллә нинди сау-сәламәт кешеләр дә вирус эләктереп авырып беттеләр, ә бу хәмер яратучылар төркеменә берни булмады, кибет тирәләрендә кәефләнеп йөри бирделәр. Кемгә нәрсә килешәдер инде, белмәссең.

Җәүдәт Харисов. 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дарулар