Алсу Хәбибуллина: «Пятачок»ка иң матур җырларымны алып киләм»
Шоу-бизнес

Алсу Хәбибуллина: «Пятачок»ка иң матур җырларымны алып киләм»

18 яше тулганда продюсерлар аңа үз кассетасын чыгарырга тәкъдим итә, танылган артистлар үзләре белән гастрольләргә чакыра.

2004 елда «Яраларга кагылмаска иде» җырына төшерелгән клибыннан соң аеруча популярлык казанган Алсу Хәбибуллинаны тамашачы сагынды, юксынды һәм без аны «Пятачок»ка чакырдык! Чыгыш ясар алдыннан кызыклы әңгәмә дә кордык.

– Алсу, Сезне Чаллыда яшәүчеләр «үзебезнеке» ди. Сез тумышыгыз белән кайсы яктан?
– Әтнә районы (заманында Арча районы) Олы Әтнә авылында туганмын. Миңа 4 яшь булганда әти-әниләрем Чаллыга барып урнашкан. Балалар бакчасында урын булмаганлыктан, мин әби-бабай белән калганмын, әти-әниләрем бер елдан соң мине үзләре белән алып киткән.
– Әти-әниегез белән дә таныштырыгыз әле.
– Әнием Асия дә, әтием Рафаил да Тукай кошчылык фабрикасында эшләде. Әтием машина йөртүче, әнием хисапчы.
– Кайсы мәктәптә укыдыгыз?
– 11нче мәктәптә. Укытучыларыма рәхмәтлемен, музыка дәресләрендә сәләтемне күреп, үсендереп тордылар, төрле бәйрәмнәрдә катнашып үстем.

Чаллыда яшәгәндә әти «Волна» дип аталган кызыл төстәге магнитофон алып кайтты. Шуның белән бергә беренче аудиокассета да алган – Фирзәр Мортазинның «Бер генә минутка» җыентыгы иде ул. Шатлыгым эчемә сыймаган иде, шул җырларны «тишелгәнче» тыңлаган идем, бүгенгәчә хәтеремдә бу вакыйга. Аннары катушкалы магнитофон алдык. Андагы Зәйнәп Фәрхетдинова, Гөлдания Хәйруллина, Асаф Вәлиев, Айдар Галимов җырларын тыңлый-тыңлый, кушылып җырлап, тавыш мөмкинлекләрем ачылгандыр, дип уйлыйм.

Алсу Хәбибуллина татар эстрадасы йолдызларын тыңлап үсә
Алсу Хәбибуллина татар эстрадасы йолдызларын тыңлап үсә


– Музыка мәктәбенә кердегезме?
– Безнең класстагы Оля исемле кыз шундый матур итеп пианинода уйный иде. Мин аңа ияреп музыка мәктәбенә бардым, янәсе, шунда укырга керәм. Тик, кызганычка каршы, мине алмадылар. 3нче класста музыкаль белемне ала башларга инде соң икән.
– Нинди дә булса түгәрәккә йөргәнсездер?
– 7нче сыйныфтан Татарстанның атказанган артисты Флера Хөрмәтова оештырган данлыклы «Җәүһәр» балалар фольклор ансамбленә йөрдем. Мин аның беренче солисты идем.
– Башкарган беренче җырыгызны хәтерлисезме?
– Әйе, Зөһрә Шәрифуллинаның «Мин бит кара карлыгач»ы.
– Мәктәптән соң укуыгызны музыка юнәлешендә дәвам иттегезме?
– Юк, Әтнәгә кайтып, хисапчылыкка укырга кердем. Шунысы да бар: бер көн дә бу һөнәрем буенча эшләмәдем.

Алсу Хәбибуллина остазы Винера Ганива белән
Алсу Хәбибуллина остазы Винера Ганива белән


– Ул вакытта яшь талантларга үзләрен таныту мөмкинлеге бар идеме?
– Мин бик күп фестиваль, бәйгеләрдә катнаштым. Үтмәгән чаклар да булды. Берсендә, хәтерлим, жюрида Рафаэль Ильясов та бар иде. «Сүзләрен дөрес башкармыйсың», – дип, мине төшереп калдырды. Югыйсә, мин ул җырны Гөлдания апа Хәйруллинаның кассетасыннан тыңлап өйрәнгән идем. Җиңү яулаган чараларым да шактый булды. 1993 елны «Татар җыры» фестивалендә икенче урынга, Чаллыда үткәрелгән «Яшь тавышлар» («Молодые голоса») бәйгесендә Iнче дәрәҗә дипломга лаек булдым.

Әтнәдә техникумда укыганда, җәй көне урамнан барам – каршымдагы кара «Волга»дан дәү әнием, аның артыннан ике ир-ат чыгып килә. Баксаң, мине «Союз» музыка студиясеннән продюсер Ринат Гыйниятов эзләп килгән икән. Каяндыр ишеткәннәр инде, күрәмсең, җырлаганны. Кассета чыгарырга тәкъдим иттеләр. Бер атна эчендә 12 җырдан торган «Ике ярда ике ялгыз» җыентыгын яздырдык. Оскар миңа ике-өч җыр биреп җибәрә, мин аны төнлә өйрәнәм дә икенче көнне яздырып та куябыз. Тиз отканмын көйләрне.


– Хисапчылыкка укысагыз да, кабат музыкага кайткансыз?
– Әйе, күңел барыбер җырга тартылган инде – Казан мәдәният институтына (ул вакытта академия дип атала иде) укырга кереп, югары белем алдым. Укырга керү белән композитор Марат Хөснуллин һәм Рамил Хәбибуллин концертлар оештырып, гастрольләргә чакырдылар. Башта Нәфкать Нигъмәтуллин, аннары Рәсим Низамов белән дуэт буларак 2 елга якын эшләдек.
– Укытучыларыгыз кем иде?
– Башта безгә Люция Хәсәнова дәрес бирде, аннары Винера Әхәтовна (Ганиева – ред.) укытты. Вокал, тавыш мөмкинлекләрен ачу буенча остазым ул.

Кызы Эльвина белән
Кызы Эльвина белән


– Аннары үзегезне сәхнәгә багышладыгызмы?
– Кияүгә чыктым, кызыбыз Эльвина туды. Кечкенә чагында аны калдырып чыгып китәсем килмәде, шулай да гастрольләргә чакыралар иде. Иң популяр татар концертларын оештыручы, композитор Марсель абый Иванов белән бик күп эшләдек – Татарстанда гына түгел, Россиянең шактый ерак шәһәрләрендә дә чыгыш ясый идек. Кызыма 3 яшь тулгач, «Яраларга кагылмаска иде» (Гөлсәрвәр сүзләре, Оскар Усманов көе), «Балам» (Сания Әхмәтҗанова сүзләре, Оскар Усманов көе) дигән җырларыма клипларым чыкты. 1999 елны Илһам Шакиров исемендәге «Татар җыры» конкурсының беренче премия лауреаты булдым, акчалата премия бирделәр.
– Суммасы яхшы идеме?
– Әйбәт иде.
– Нәрсәгә тотканыгызны хәтерлисезме?
– Күлмәкләр алганмындыр инде. Безгә ул вакытта нәрсә кирәк?! (елмая)
– Беренче концертыгыз кайчан булды?
– 2007нче елда Казанның «Уникс» мәдәни-спорт комплексында беренче сольный концертым булды. Бик матур булып истә калган. Иҗат кешесе өчен әһәмиятле вакыйга ул. Шул программа белән шул ук елны Чаллыга да килдем.
– Кайсы авторлар белән иҗатташлык итәсез?
– Оскар Усманов, Гөлсәрвәр апа белән. Пермь ягыннан Әдис Маликов җырлары ошый. Соңгы вакытта аның Мәрзия Мухина сүзләренә язылган «Әти» җыры дөнья күрде. Илшат Харисов сүзләренә иҗат ителгән яңа җыр «Әни фатихасы» да күңелемә бик якын. Айгөл Закирҗанова белән Чаллыдан Анфира Миргалимованың «Ике канат»ы матур.

2007нче елда Алсу Хәбибуллинаның беренче сольный концерты уза
2007нче елда Алсу Хәбибуллинаның беренче сольный концерты уза


– Бүгенге көндә сез кайда эшлисез?
– Чаллыда 17 ел яшәгәннән соң, әти-әнием кире Әтнәгә күчеп кайттылар, бертуган энекәшем дә гаиләсе белән монда яши. Кызганычка каршы, әтием 6 ел элек арабыздан китте, шуннан соң күбрәк әни янында булырга тырышам, Казанга да еш кайтам. 13 ел Казан мәдәният институтында укыттым, хәзерге вакытта Әтнә мәдәният йортында эшлим.
– Хәзерге вакытта күп артистлар үз блогын алып бара, сез интернетта бик күренмисез шикелле?
– Аңа бит вакыт та кирәк. Ул кадәр кирәксенмимдер дә, бәлки. Сагындырыбрак чыксам, яхшырактыр бәлки.
– «Пятачок»лар турында ишеткәнегез бар идеме?
– Интернетта видеоларын күргәнем бар иде, Чаллыда шундый чара оештырганнарын. Бик җылы, матур күренә. Чакыру алгач, сөенеп риза булдым, иң матур, бии торган җырларымны алып килергә исәбем.


 


Нет комментариев