Оештыру комитетын РФ премьер министры урынбасары Денис Мантуров җитәкли
Яңалыклар тасмасы

Оештыру комитетын РФ премьер министры урынбасары Денис Мантуров җитәкли

Урынбасары кем?

Чаллының – 400, беренче КАМАЗ машинасы чыгуга 50 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларын оештыру комитеты расланды. 

РФ премьер министры Михаил Мишустин имзалаган карарда оештыру комитеты рәисе итеп премьер-министр урынбасары Денис Мантуров, аның урынбасары итеп РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов билгеләнгән.

Оештыру комитеты составында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин бар. 

Бәйрәм 2026 елның февралендә булыр дип көтелә.

Фото ТР Рәисе сайтыннан алынды

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Чаллы мэры Рф хөкүмәте Чаллыга 400

Нет комментариев