«Опекага алган балабыз эшлим ди. Аңа эшкә урнашырга ярыймы?»
Яңалыклар тасмасы

«Опекага алган балабыз эшлим ди. Аңа эшкә урнашырга ярыймы?»

Сорауга Тукай районы прокуратурасы белгечләре җавап бирә.

– Опекага 14 яшьлек бала алдык. Ул үзенең эшлисе килүен әйтте. Балабызга эшкә урнашырга ярыймы? Моның өчен нәрсәләр кирәк? 

– 259нчы федераль закон нигезендә (13.06.2023) РФ Хезмәт кодексының 63 маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Ул балигъ булмаган 14-15 яшьлек балаларны сәламәтлекләренә зыян китерми торган эшкә урнаштырганда киртәләрне бетерүгә юнәлдерелгән. Хәзер баланы эшкә урнаштырганда опека һәм попечительлек органнарының рөхсәте кирәк түгел, әмма ата-анасының (попечителенең) берсенең язма ризалыгы булу таләп ителә.

Ятим  һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны эшкә урнаштырганда исә опека һәм попечительлек органының яки законлы вәкилнең язмача ризалыгы кирәк.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев