Авыр хәлгә бәйле рәвештә дәваханәләр атнасына җиде көн эшләү режимына күчә.
Татарстан оператив штабы мондый карарны катлаулы эпидемия вәзгыятенә бәйле рәвештә кабул итте. Чаллыда барлык дәвалау учреждениеләре шимбә һәм якшәмбе көннәрендә эшләячәк.
Шәһәр һәм район башлыкларына шәхсән үзләренә дәваханәләрне йөреп чыгарга һәм аларга ярдәм күрсәтергә йөкләделәр.
Нет комментариев