Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Отделочник» ширкәтендә фаҗига: 62 яшьлек ир-ат янып үлде

Янгынның сәбәбе билгеле.

Кичә төнге якта Тукай районындагы “Отделочник” бакчачылык ширкәтендә фаҗига булды. 4нче урамда урнашкан бер катлы кирпеч йорт дөрләп янды. Бераздан ут яндагы агач мунчага да капты. Коткаручылар янгынны сүндереп бетергәч, 62 яшьлек ир-ат мәетенә тап булдылар.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, янгынның беренчел сәбәбе - тәмәке тартуда саксызлык. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын