Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өйдәге эш – 23 еллык стажга тиң

Өйдәге эш – 23 еллык стажга тиң

8 март күп гаиләләрдә ир-атлар хатын-кыз вазыйфаларының бер өлешен үз өстенә алган көн: ирләр
аш әзерли, савыт-саба юа, өй җыештыра. Рольләрне болай алмашу котлауның бер өлеше, бәйрәм кәефе тудыру өчен гадәти күренеш булып кабул ителә. Бу рольләрне алмаштыруда бернинди килешмәгән нәрсә дә юк, мондый гамәл, елына бер яки берничә тапкыр гына түгел, ә мөмкин кадәр ешрак башкарылса  да бары тик мактауга гына лаек.
2016 елдагы социаль тикшеренүләр ачыклавынча, нигездә ирләр кулы тимәгән өй җыештыру, ашарга әзерләү, балаларны һәм өлкән яшьтәге ата-аналарны карау кебек шөгыльләр хатын-кызларга уртача 23 еллык өстәмә эш икән. Соңгы мәгълүматлар буенча, хатын-кызлар ир-атларга караганда йорт эшен ике тапкырга күбрәк эшли, бер үк вакытта алар түләүле эшкә дә бара. Өй эшләрендә ярдәмне тигез хокуклы көнкүреш партнерлыгына әверелдерегез ир-атлар! 8 Мартта котлаган якын кешегезгә көндәлек яхшы бүләк булачак бу ди,- белгечләр.

Фото:friday5.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев