Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Озак бергә яшәүче парларга акча бирергә уйлыйлар

Аның күләме 20 меңнән - 70 мең сумга кадәр булачак.

20 һәм аннан да күбрәк ел рәсми никахта булган кешеләргә өстәмә түләүләр билгеләргә мөмкиннәр.  РФ Дәүләт Думасына моны күздә тоткан закон проекты кертелде. Ул кабул ителә калса, 20 ел бергә яшәүчеләрнең юбилеена - 20 мең, 25 ел торучыларга - 25 мең сум һәм шулай 70 елга кадәр акча бирергә телиләр. Бу түләүнең күләме елына бер тапкыр индексацияләнеп тә барачак.

Документ нигезендә, мондый финанс ярдәмен илдә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнары гына ала алачак. 
Закон проекты кабул ителгән очракта, ул 2024 елның 1 июленнән үз көченә керәчәк дип фаразлана.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация