Җырчы Гөлдания Хәйруллина туйга әзерләнә
«Шәһри Чаллы» пятачогында аңа бер капчык шикәр комы бүләк иттеләр.
Чаллының җиңү паркында "Шәһри Чаллы" пятачокларының дүртенчесе бара. Ул газетабызның туган көненә багышланды.
Аны пятачокларның алыштыргысыз алып баручысы Илнур Гомәров башлап җибәрде. Танылган гармунчы Ринат Насыйров халыкны рәхәтләндереп биетте һәм иң шәп биючене сайлап алды. Ул - Зәбир Хәлимов. Газетабызның тугры дусты Зәбир абый Чаллы татар дәүләт драма театрына чакыру билеты белән бүләкләнде.
Популяр җырчы Гөлнара Тимерҗанова матур җырларын башкарганнан соң, газетабызның баш редакторы Резидә Юсуповага халык өчен кирәкле чара оештырган өчен рәхмәт әйтте. Ул сайлаган оста биюче Раил әфәндегә дә театрга билет тапшырылды.
Яраткан җырчыбыз Гөлнара Тимерҗанова "Шәһри Чаллы"ның чәй сервисы белән бүләкләнде.
Гомумән, бу пятачок җыр, биюгә, бүләкләргә бай булды. Җырчыларыбыз Габидулла Хөрмәтуллин, Инзилә Сәлимова, Гөлдания Хәйруллина үзләренең моңлы да, дәртле җырларын башкардылар.
Газетабызның дусты, Мәүлетҗан абый Хисамиев бу юлы бер капчык шикәр комын Чаллының тугры җырчысы, моңлы сандугачыбыз Гөлдания Хәйруллинага бүләк итте.
"Шикәр ашасам, фигурам бозыла. Мәүлетҗан абый өйләнәм диде бит, туйга көмешкә ясармын инде", - диде шаяртып яраткан җырчыбыз.
Гөлдания ханым сайлаган иң оста биюче Рөстәм исә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрына чакыру билеты белән бүләкләнде.
Газетабызның дусты Мәүлетҗан Хисамиевка газетабызның баш редакторы Резидә Юсупова "ТАТМЕДИА"ның рәхмәт хатын тапшырды.
Баш редакторыбыз Резидә Мәхмүтовна пятачокка килгән шәһәрдәшләребезгә рәхмәт әйтте. "Милләтне, туган телебезне, милли матбугатны саклап калыйк дисәгез, "Шәһри Чаллы"га язылыгыз. 2024 елның беренче яртысына газета-журналларга язылу башланды", - диде ул.
Ерак араларны якын итеп, Уфадан килгән редакциябезнең дусты Гүзәл Әхмәтова чыгышын да тамашачылар җылы кабул итте.
Биючеләр бәйгесенең финалына биш кеше чыкты. Алар арасында иң осталары Зәбир һәм Раил әфәнделәр булды. "Мин яшь, биеп җиңүләрем алда әле. Өлкән кешегә хөрмәт йөзеннән мин Зәбир абый белән ярышмыйм",- дип Раил әфәнде җиңүче исемен Зәбир абыйга бирүне сорады. Шулай итеп, җәйге пятачокларның дүртенчесенең иң оста биючесе дип, ветеран укытучы, милли җанлы шәһәрдәшебез, "Шәһри Чаллы"ның даими укучысы Зәбир Хәлимов табылды. Ул төп приз - термаль комплекска сертификат белән бүләкләнде.
"Шәһри Чаллы"дан пятачок концерты 17 ноябрьдә С.Садыйкова исемендәге концертлар залында булачак.
Пятачок турындагы тулы язманы газетабызның җомга саныннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев