Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пассажирлар каты имгәнүләр алды

57, 48 һәм 42 яшьлек ир-атлар умыртка сыну, күкрәк читлекләре имгәнү кебек җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатыла.

Кичә Яр Чаллы-Зәй юлында ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә пассажирлар зыян күрде. Чаллыга таба хәрәкәт итүче «Форд Фокус» автомобиленең 45 яшьлек йөртүчесе, тизлек режимын сакламау сәбәпле идарә итүне югалта һәм юл кырыендагы металл коймаларга бәрелә. Аннары инерция буенча янәшәдә туктап торган «ВАЗ-21074» машинасына килеп төртелә. Анысы автомобиле ватылу сәбәпле туктап калган була.

Нәтиҗәдә «Форд Фокус»ның өч пассажирының сәламәтлекләренә зыян килә. 57, 48 һәм 42 яшьлек ир-атлар умыртка сыну, күкрәк читлекләре имгәнү кебек җәрәхәтләр алалар.

Бу турыда Тукай районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы Шамил Ганиев хәбәр итә. Районның баш автоинспекторы һава торышының тотрыксыз булуы сәбәпле, юлларда буран, бозлавык булуын кисәтә һәм машина йөртүчеләрне сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига