Бу кемнәргә кагыла?
Мартта 80 яше тулган россиялеләрнең пенсиясе 9,5 мең сумга арта. Бу хакта Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе эксперты Марина Солодовникова РИА Новости агентлыгына хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, өстәмә түләү 9 584,69 сум тәшкил итәчәк. Шундый ук өстәмә, ничә яшьтә булуларына карамастан, I төркем инвалидлар өчен дә каралган.
Моннан тыш, 2026 елның 1 апреленнән, алдан планлаштырылганча, социаль пенсияләрне индексацияләү үткәрелә, дип өстәде Солодовникова.
Нет комментариев