Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсияләр һәм айлык түләүләр арта

Түләү күләме һәм социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе яшәгән төбәккә бәйле.

1 февральдән кайбер категория гражданнарның айлык түләүләре 7,4 процентка артачак. Аларга Бөек Ватан сугышы ветераннары, Русия, СССР Геройлары һәм Хезмәт Геройлары, чернобыльчеләр, өченче төркем инвалидлары һәм башкалар керә. Түләү күләме һәм социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе яшәгән төбәккә бәйле.

Шулай ук 1 апрельдән социаль пенсияләр дә якынча 7,5 процентка индексацияләнәчәк. Шул рәвешле, әлеге пенсиянең уртача күләме 13,5 мең сумга кадәр җитәчәк. Социаль пенсия индивидуаль исәпләнә һәм түләүне алучы яшәгән төбәккә бәйле.

Исегезгә төшерәбез, 1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 7,5 процентка арткан иде инде.

фото: https://ru.freepik.com


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация