Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Перинаталь үзәктә тагын өч игезәк дөньяга килде

Кама балалар медицина үзәгендә тагын өч игезәк дөньяга килде.

28 яшьлек Эльза Фәйзерахманованы йөкле булып йөргән вакытыннан алып, бала тапканчыга кадәр Перинаталь үзәк белгечләре ныклы контрольдә тоталар. Чөнки берьюлы берничә бала тудыру зур тәвәккәллек сорый. 

Йөклелекнең 33 атнасында  яшь ананың өч ир баласы туа.  Малайлар 20 июньдә 1650, 1800 һәм 2060 грамм авырлык белән дөньяга киләләр. Вакытыннан иртә һәм кечкенә авырлыкта туу сәбәпле, аларны табиблар күзәтүе астына яңа туган балалар өчен реанимация бүлегенә күчерәләр. Хәзер алар үзләрен яхшы хис итәләр. Әти-әниләре Вильнур һәм Эльза Фәйзерахмановалар малайларга исем дә биреп өлгергән: Ибраһим, Сөләйман һәм Мөхәммәд. 

Әлеге гаиләдә өч игезәктән тыш тагын биш бала үсеп килә. Моңа кадәр аларның ике игезәк балалары туган була инде, кыз һәм малай. Аларга хәзер ике яшь ярым. Статистика буенча Перинаталь үзәктә ел саен 1-2 өч игезәк туа икән.

http://nabchelny.ru/news/32484

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев